Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы Гөлчәчәк Ибраһимованы 70 яшьлек юбилее белән котлый!

27 июля 2018, 11:55

842

0

0

«Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыкта өлкән юрисконсульт булып эшләгән Гөлчәчәк Хаҗи кызы Ибраһимованы күптән түгел билгеләп үткән туган көне – 70 яшьлек гомер бәйрәме белән котлый.

Хөрмәтле Гөлчәчәк Хаҗиевна! Сез көчле рухлы, кыю фикерле хатын-кыз. Яшәп тә, эшләп тә күрсәттегез, әле хәзерге көндә дә җирлегебезгә тугры хезмәт итүегезне дәвам итәсез. Сез – сыналган, әмма сынатмаган буын кешесе. Бервакытта да уфтануны, зарлануны белмисез, барына шөкер итеп яшисез. Күңелегез гел изгелектә, юлыгыз туры. Сезнең бу тормышта үз урыныгыз, үз кыйблагыз бар. Шушы юлыгыздан тайпылмыйча, гасыр чиген узыгыз, сау-сәламәт булыгыз. Мәңге шундый яшь күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Алга таба да гаиләгезнең, балаларыгызның яратуына, якыннарыгызның хөрмәтенә күмелеп яшәгез. Аларның рәхим-шәфкатен күреп, бәхет-шатлыкта картаерга насыйп булсын. Күңелегез һәрчак күтәренке, җаныгыз тыныч, киләчәк көннәрегез имин, бәрәкәтле булсын.

Ак бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев