«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы Флорис Миңнегалиевны 60 яшьлек юбилее белән котлый!
«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар механизатор булып эшләүче Флорис Миңнеислам улы Миңнегалиевны күптән түгел билгеләп үткән матур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Флорис Миңнеисламович! Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! Тормышыгыз бөтен, мул. Шушы рәхәтне булдырган алтын кулларыгыз сызлауны, тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен. Саулыкка төренеп, тигез канат белән яшәргә, тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын.
Киләчәктә дә коллективыбызда эшләүне дәвам итүегезне, шәхси тормышыгызда гаиләгезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез. Һәр туар таң исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек, зур уңышлар, искәрмәс бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен сезгә. Барча якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп озын-озак яшәргә язсын.
Имән ныклыклары бирсен Ходай,
Сәламәтлек сезгә телибез.
Күңел тынычлыгы ташламасын,
Шатлык белән үтсен көнегез.
Нет комментариев