Якты юл
  • Рус Тат
  • Гаяз Хуҗинны 60 яшьлек юбилее белән күршеләре Әгъләмовлар котлый!

    --, 27 сентябрь 2019 - 13:10
    144
    0
    0

    Иске Абдул авылында яшәүче якын күршебез Гаяз Бәхтегәрәй улы Хуҗинны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез! 
    Кояш кебек балкып торучы, һәркемгә якты нур, җылылык өләшүче, изгелекләр кылучы, ярдәм кирәк булганда булышырга әзер торучы, төпле киңәшләрен бирүче, хәлләребезне белешеп торучы киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле күршебезгә, гомеренең күркәм бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләребезне җиткерәсе килә. Янәшәбездә шундый игелекле кешеләр булу безнең өчен куаныч. 
    Күршебез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормыш юлдашың Ираида белән тигез бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыгызның җан җылысын тоеп, бәхетләренә сөенеп, дистәләргә дистәләрне кушып, күңел матурлыгыңны югалтмыйча, күршеләр белән һәрчак шундый яхшы мөгамәләдә булып, шатлыкларга төренеп гомер итәргә насыйп булсын, дибез.
    Бүгенге бәйрәмең бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы белән каршыла. Гаиләңнең, балаларыңның, якыннарыңның, күршеләреңнең, авылдашларыңның ихтирамын тоеп яшә. 

    Сәламәтлек ташламасын сине,
    Гаиләңдә булсын бөтенлек.
    Без телибез сиңа чын күңелдән
    Озын гомер, бәхет, иминлек.

    Хөрмәт белән күршеләрең Тәбрия һәм Рафис Әгъләмовлар. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: