Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гатифә Гәрәеваны 80 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

03 июля 2019, 09:45

597

0

0

Иректаң авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Гатифә Җамали кызы Гәрәеваның бүген олы бәйрәме – аңа 80 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Бердәнберебез безнең – өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син! Күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үткәнсең, язмышның ачы сынауларына бирешмичә, без балаларыңны гадел, тәрбияле итеп үстердең, кеше иттең. Барысы өчен дә синең алда башыбызны иябез, әни! Бүген сиңа оныкларың, оныкчыкларың, яратып, дәү әниебез дип торалар. 
Кадерлебез, газизебез! Без сине бик нык яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланып яшибез. Сиңа озын гомер, ак бәхетләр, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, балалар шатлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Кыенлыкларга бирешми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге күңелле булып кал. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз, гомер юлың озын, көннәрең шатлыклы булсын. Безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә әле. 

Озын тормыш юлы үттең, әни,
Киртәләр дә булды юлыңда.
Сыгылмадың, әни, горур булдың,
Җиңеп чыктың бит син барын да.
Әнием, кадерлем, безгә гомер бирдең,
Назлап-сөеп безне үстердең.
Бәхетле булсыннар балалар дип,
Күпме назың безгә син бирдең.

Сине яратып, улларың Фәһим, Илшат, кызың Гөлүзә, киленнәрең Резедә, Роза, киявең Газинур, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев