Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Галия Дәүләтшинаны 85 яшьлек юбилее белән Иске Абдул урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

10 января 2020, 12:40

581

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Иске Абдул урта мәктәбе хезмәт коллективы ветеран укытучы Галия Хөснулла кызы Дәүләтшинаны гомеренең күркәм бәйрәме – 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлый. 
Хөрмәтле Галия Хөснулловна! Балалардай саф күңелле, эчкерсез, мөлаем, кояштай ачык йөзле булгангадыр, сабыйлар йөрәгенә юл табып, гомерегезне аларны тәрбияләүгә багышладыгыз, коллективыбызда хөрмәтле кеше, яшьләргә акыллы киңәшче, абруйлы хезмәттәш булдыгыз. Әле бүген дә Сез тормыш белән бергә атлыйсыз. Гомер юлдашыгыз – шулай ук абруйлы укытучыбыз Зөфәр абый белән авылыбыз өчен янып яшисез, иң актив кешеләрнең берсе Сез. 
Гаиләгездә Сез кадерле һәм ышанычлы тормыш иптәше, кызларыгызга үрнәк әни, оныкларыгызга яраткан әби. Йортыгыз ямьле, җылы, өстәлегез һәрчак мул, ризыклардан сыгылып тора. Гаилә учагыгыз киләчәктә дә шулай җылы һәм матур булсын, дусларыгыз, якыннарыгыз сукмакны өзмәсен.
Сезгә сәламәтлек, алсу иртәле имин көннәр, озын гомер телибез. Һәрчак шулай мөлаем, ачык йөзле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Алда гаиләгез, туганнарыгыз, якыннарыгыз белән бергә-бергә озын-озак яшәргә язсын, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Гел елмаеп, көлеп яшәгез Сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев