Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Галимҗан Мөхәммәтовны 75 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

07 мая 2021, 10:10

716

0

0

Боерган авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабаебыз Галимҗан Шакир улы Мөхәммәтовны 75 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз!

Газизебез! Син безнең өчен олы терәк, ярдәмчел, кайгыртучан әти, бабай, гаиләбездә генә түгел, авылыбызда хөрмәтле кеше. Бик күп еллар электрик булып эшләдең, авыл халкына яктылык өләштең. Әниебез белән өч бала тәрбияләп үстердегез. Аталарча кайгыртканың, безнең өчен яшәгәнең мең рәхмәт сиңа. Син безгә иң кадерле олы зат.
Әтибез! Сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы саулык, сабырлык телибез, балалар, оныклар, туганнарыңның күңел җылысын, хөрмәтен, игелекләрен, куанычларын күреп яшәргә язсын. Безгә һәрчак кирәк һәм терәк булып, бар булганыңа шөкер итеп яшә. 

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез.

Сине яратып, балаларың Земфира, Рамил, Эльмира-Рөстәм, оныкларың Алинә, Мәликә, барлык туганнарың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X