Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Галимҗан һәм Гобәйдә Зариповларны алтын туйлары белән балалары котлый!

19 июня 2020, 11:10

542

0

0

Галимҗан һәм Гобәйдә Зариповларны алтын туйлары белән балалары котлый!

Матур җылы җәй көнендә, моннан 50 ел элек, безнең әти-әниебез Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы һәм Гобәйдә Садри кызы үзләренең уртак тормыш юлын башлап җибәрәләр.

Алар икесе дә Казан авыл хужалыгы институтында белем алып, кулга-кул тотышып, 1970 елны Тукай районына кайтып урнашалар. Югары белемле ике яшь белгеч, шулай итеп, үзләренең һөнәри юлларына аяк басалар, уртак тормыш йомгакларын да үз көйләренә сүтә башлыйлар.
Әни икътисад өлкәсендә танылган белгеч, бүгенге көндә Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исемен йөртә.
Әти инженер буларак кына түгел, тәҗрибәле җитәкче буларак та танылды. Аның кул астында 30 елдан артык вакыт дәверендә Тукай районының Калинин исемендәге колхозы, Ворошилов исемендәге совхозы, «Чаллы яшелчәсе» акционерлык җәмгыяте зур уңышларга ирештеләр. Алдынгы технологияләр куллану, җитештерүне механикалаштыру елына 25 мең тоннага кадәр яшелчә үстерүгә китерде. Ул һәрчак компетентлы белгеч, кыю новатор булды. Әти эшләгән чорда хуҗалыкта эшләүчеләр балалары өчен мәктәпле һәм бакчалы булды, халыкны тораклы итүгә дә әти күп көч куйды. Хезмәткәрләр әле бүген дә аңа олы рәхмәтле. 
Әтиебез Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, бик күп дәүләт бүләкләренә, Россия Федерациясе Мактау билгесе орденына лаек булды. Бүгенге көндә әтиебез Тукай районының ветераннар һәм инвалидлар оешмасын җитәкли. Аның олы йөрәге һаман да мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә һәм терәк булуга омтыла.
Әти-әнинең тормыш юлы бар кешегә үрнәк булырлык. Бар назларын биреп өч кыз үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә алты оныклары әби-бабай диеп жан атып торалар.
Әти-әниебезнең жылы йортлары, шау чәчәккә күмелеп утырган бакчалары һәрвакытта безне – балаларны, оныкларны каршы ала, кайнар ашлары, тәмле бәлешләре барыбызны куандырып тора.
Яраткан әти-әниебез! Сезне күркәм юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз!
Сез безнең өчен бу дөньяда иң кадерле, иң изге кешеләр. Сезнең тату гомер итүегез туган йортыбызны яктыртып һәм жылытып тора. Исән-сау булып, бер-берегезгә терәк булып, матур итеп бергә яшәвегез безгә дә көч, горурлык, бәхет һәм жылылык биреп тора. Без әле һаман да сезнең пар канат астына жыелып, ышыкланып яшибез.
Кадерле әти-әниебез! Сезне алтын юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Йортыбызның нуры, тормышыбызның маягы булып, кадер-хөрмәттә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта бергә озак еллар гомер кичерүегезне телибез. Алдагы көннәрегездә дә балаларның кадерле әти-әнисе, оныкларыгызның яраткан әби-бабасы булып, кадер-хөрмәт күреп, исән-сау яшәргә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә, әти-әниебез! 

Әти-әни диеп әйтер кеше булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса югала.
Озын гомер бирсен Ходай сезгә,
Кояш бирсен наз һәм яктылык.
Балалар һәм оныкларыгыз сезгә
Китерсеннәр иде гел шатлык!

Иң изге теләкләр белән, сезне яратып, хөрмәт итеп балаларыгыз һәм оныкларыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев