Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Габделбарый Абдуллинны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

28 февраля 2020, 08:35

406

0

0

26 февраль көнне Биклән авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз – гаиләбезнең иң хөрмәтле кешесе Габделбарый Асылмәрдән улы Абдуллинга 80 яшь тулды. Шул уңайдан аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Кадерле әтиебез! Әнкәй белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Киләчәктә дә сәламәт булып, әнкәебез, әбиебез белән шатлыкта-бәхеттә генә гомер кичерергә насыйп булсын.

Бабабыз, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Иң матур теләкләр белән, сине яратып, улларың, киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйларын да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев