Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Габбас Мостафинны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

15 мая 2019, 10:25

653

0

0

Күперле авылында туып-үскән, бүген Новотроицкое авылында гомер итүче кадерле кешебез Габбас Гаптерәвеф улы Мостафинны ихлас күңелдән олы бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 
Газизебез, син безнең өчен гомеребез буена ныклы терәк. Өч балаңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең, яшисең. Әниебез өчен ышанычлы тормыш юлдашы, улларың һәм кызың өчен сөйгән әтиебез син, оныкларың өчен яраткан бабалары. Оныкларыңны сабырлыкка, гаделлеккә, кешелекле булырга, туган җирен яратырга өйрәтүче кеше дә син. 
Туган көнең уңаеннан сиңа бәхетле озын гомер, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып яшә. Кадерле әтиебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әти бик тә якын, бик тә рәхимле, олы җанлы зат.

Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.

Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Әлфия, балаларың Илнур-Гөлмирә, Илсур-Айгөл, Нурия-Илсур, оныкларың Мәликә, Әмирхан, Альмира, Рәмзил, Илүзә, Камил, Шамил. Теләкләребезгә барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев