Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәйрүзә Сөләйманованы 55 яшьлеге белән Биклән авылы «Әллүки» балалар бакчасы хезмәткәрләре котлый!

17 октября 2018, 10:10

707

0

0

Тукай районы Биклән авылында яшәүче һәм озак еллар Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасында эшләүче Фәйрүзә Галимҗан кызы Сөләйманова 15 октябрьдә 55 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. 
Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми. Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы. «Аю да аппагым, ди, керпе дә йомшагым, ди» әйтемендәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы. Табигать безне шулай яраткан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе. Тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшәдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен аны үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә. Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр төркеме, кече тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.
Баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, кече тәрбияче аша формалаша дип уйлыйм. Һәм бу өлкәдә сезнең озак еллар эшләгән тугрылыклы хезмәтегезгә мең рәхмәтебезне җиткерәбез һәм туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып, озын-озак еллар яшәгез.

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.

Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары теләп, Биклән авылы «Әллүки» балалар бакчасы хезмәткәрләре исеменнән бакча мөдире Лилия Хәлиуллина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев