Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәйрүзә Сабитованы 60 яшьлек юбилее белән Мусабай Завод урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

26 апреля 2019, 11:10

729

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Мусабай Завод урта мәктәбе хезмәт коллективы элеккеге хезмәткәр Фәйрүзә Мулланур кызы Сабитованы 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Фәйрүзә Муллануровна! Сезне ихлас күңелебездән истәлекле, шатлыклы көнегез – юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез озак еллар коллективыбызда эшләп, хезмәттәшләрегез арасында зур ихтирам казанган кеше. Ачык йөзле, матур сүзле, һәркемгә ярдәмчел Сез. 
Гаиләгездә дә кадерле, мөхтәрәм зат. Тормыш иптәшегез белән өч бала үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген балалар, оныклар өчен өзелеп торасыз. 
Алга таба да ирегезнең кадерлесе булып, балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхет-шатлыкларына, куанычларына сөенеп, сау-сәламәт булып, барына шөкер итеп яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә. Тынгысыз күңелегез һич тә ару-талуны белмәсен, көч-куәтегез ташып торсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын. Туган көнегез котлы, мөбарәк, эшләрегез һәрчак уң барсын. Өстәлләрегез бүгенгедәй мул, сыйлы, кунакчыл булсын.

Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәрәкәтле, матур тормыш Сезгә,
Якты булсын туар көннәрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев