Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәрит Гыймаевны 60 яшьлек юбилее белән С. Сәйдәшев исемендәге предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

08 мая 2020, 12:30

494

0

0

С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы терлекчелектә эшләүче Фәрит Әхмәткәрам улы Гыймаевны 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлый, иң изге теләкләрне юллый. 

Хөрмәтле Фәрит Әхмәткәрамович! Сез хуҗалыкта иң авыр хезмәтләрнең берсен башкарасыз – терлекчелек тармагында эшлисез, авыл үсеше өчен үз өлешегезне кертәсез. Хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Гомер бәйрәмегез көнендә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, күңел көрлеге, бәрәкәтле матур тормыш насыйп булсын. Якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын, һәр көнгә шатланып яшәргә насыйп булсын. Сау-сәламәт булыгыз, күңел тынычлыгы белән, иминлектә кайгы-хәсрәтсез гомер кичерегез. 

Телибез без Сезгә олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Җан рәхәте бирсен Ходай Сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев