Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәрит Дәүләтгәрәевны 50 яшьлек юбилее белән С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

27 января 2021, 10:30

434

0

0

С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар механизатор булып эшләүче Фәрит Вәгыйзь улы Дәүләтгәрәевны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Фәрит Вәгыйзович! Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Үрнәк тормыш юлы узасыз, гаиләгез сокланырлык матур, тәрбияле балалар үстерәсез. Хуҗалыгыбызда күп еллар эшләү дәверендә коллективта да зур абруй казандыгыз, олы ихтирамга ирештегез. Хезмәтегез авыр, зарланмыйсыз, уфтанмыйсыз, эшегезне булсын дип, җиренә җиткереп башкарасыз. Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Киләчәктә дә тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын. Тормыш иптәшегез белән бергәләп, балаларыгызның бәхетенә куанып, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерергә язсын Сезгә. Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез. Тынычлыкта, иминлектә яшәгез. 

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X