Якты юл
  • Рус Тат
  • Фәридә Сәгыйдуллинаны 60 яшьлеге бнлән туганнары котлый!

    --, 10 октябрь 2018 - 10:00
    208
    0
    0

    Иске Дөреш авылында гомер итүче кадерле кешебез Фәридә Хәниф кызы Сәгыйдуллинаны олы юбилее – 60 яшь тулган көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 
    Апа! Син киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел кеше. Синдәге сабырлыкка таң калырлык. Безнең өчен апа да, әни дә булдың син, бервакытта кире какмадың. Нинди генә сораулар белән килсәк тә, гел ярдәм итеп, үз киңәшләреңне биреп торасың. Шуның өчен дә сиңа мең-мең рәхмәтлебез. Яшәү дәртең бер дә кимемәсен, һәрчак без туганнарыңны ачык ишекләрең, көләч йөзең белән сөендереп яшә. Эшләгән изгелекләрең үзеңә меңе белән кайтсын. 
    Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларың матур, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми гомер ит. Балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, яратуларын тоеп, бергә-бергә гөрләшеп яшәргә насыйп итсен Ходай.

    Яшә син мәңгелек гөл булып,
    Бәхеткә, шатлыкка күмелеп.
    Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
    Кадергә, хөрмәткә төренеп.
    Йортыңа кайгылар килмәсен,
    Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.
    Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең,
    Ямьләндереп синең гомерең.

    Сине яратып сеңлең Гөлназ. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: