Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәридә Сафинаны 60 яшьлек юбилее гаиләсе котлый!

23 ноября 2018, 11:05

764

0

0

Теләнче Тамак авылында гомер итүче кадерле әниебез, соекле әбиебез, тормыш иптәшем Фәридә Шәрипҗан кызы Сафинаның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!
Кадерлебез безнең! Сабый чактан безне иркәләп-назлап, тиешле белем биреп, тәрбияләп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнең, безгә һәрвакыт терәк булганың өчен сиңа мең кат рәхмәтлебез! Син безнең өчен үрнәк: һәрбер кешегә карата киң куңелле, тормышта нинди кыенлыклар булса да, гадел һәм кешелекле булып каласың! Кайда гына йөрсәк тә, торсак та, күңелебез һәрчак сиңа, туган өебезгә тарта! Ә син үз чиратыңда, безне һәрвакыт ачык йөз, мул табын белән каршы аласың, фатихаңны биреп озатып каласың!
Әниебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткәбирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп әтиебез белән озак яшәргә насыйп булсын.

Сөйкемле карашың кояшка тиң-
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын, 
Сөеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Иң саф теләкләр белән гомер иптәшең Хәниф, кызларың, кияүләрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев