Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәридә Әхмәт кызы Әгъләҗеваны 55 яшьлек юбилее белән сыйныфташлары котлый!

03 ноября 2018, 11:20

745

0

0

Мусабай Завод авылында яшәүче хөрмәтле сыйныфташыбыз Фәридә Әхмәт кызы Әгъләҗеваның 3 ноябрьдә олы бәйрәме – 55 яшьлек күркәм юбилее. 
Кадерле сыйныфташыбыз! Сине кадерле һәм матур гомер бәйрәмең белән чын йөрәгебездән тәбриклибез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Фәридә – шушы авылда туып-үскән кыз. Беренче сыйныфтан алып унынчыны тәмамлаганчы туган мәктәбебездә белем алдык. Фәридәбез сыйныфташлар арасында һәрчак иң активы булды. Җәмәгать эшләрен, класстан тыш чараларны да ул оештырды, сыйныфның старостасы иде. Кыскасы, кечкенәдән үк лидер булып үсте. Хәзер дә классташыбыз барыбызны бергә туплап, хәлләребезне белешеп тора. Бүген Фәридә Әхмәт кызы авылда иң җаваплы вазифаларның берсен – җирлек башлыгы эшен башкара. Җирлек халкы аны ярдәмчел булганы, үз эшен намус белән башкарганы, төгәллеге, туры сүзлелеге өчен ихтирам итә. 
Гаиләсендә дә Фәридә ире Маратка тугры тормыш иптәше, улы һәм кызына кадерле әни, әнисенә игелекле бала.
Сыйныфташыбыз! Сиңа киләчәк көннәреңдә җан тынычлыгы, сөенечләр, ныклы исәнлек телибез. Тормышка ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, якыннарыңны куандырып озын гомер ит. Гаилә шатлыгы, балаларыңның, игелеген күреп, мул тормышта яшәргә язсын сиңа Ходай!

Сине хөрмәт итеп һәм яратып, Мусабай Завод авылыннан барлык сыйныфташларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев