Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәридә Әгъләҗеваны юбилее белән хезмәттәше Зөлфия Хөсәенова котлый!

03 ноября 2018, 09:25

759

0

0

Мусабай Завод авылында яшәүче хөрмәтле хезмәттәшем, җирлек башлыгы Фәридә Әхмәт кызы Әгъләҗеваны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Хөрмәтле Фәридә Әхмәтовна! Сез олы хезмәт мәктәбе, ныклы чыныгу, зур тормыш аша узган сабыр, итагатьле, үз максатыгызга кыю атлаучы ханым. Күп еллар җитәкчелектә эшләп, үзегезне кешелекле, тәвәккәл, үҗәт, һәрбер эшкә җиң сызганып алынучы, тирән белемле, зирәк белгеч итеп күрсәттегез. Сез безнең өчен бай тәҗрибә туплаган, булган белемегезне юмарт өләшүче остаз да. Берничә ел дәвамында Сезнең белән уртак тел табып, аңлашып, авыл проблемаларын хәл итү өстендә кулга-кул тотынып, дус һәм тату булып эшлибез. Минем өчен акыллы киңәшче дә, тугры дус та Сез. 
Фәридә Әхмәтовна! Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, киләчәгегез өметле, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Сезгә гаилә бәхете, исәнлек-саулык, искәрмәс шатлык-куанычлар, рух күтәренкелеге, иман байлыгы, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, имин тормышлар телим.

Гомер бәйрәмегез – күркәм юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Мин телимен Сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көнегезнең hәрбер таңында.

Ихтирам һәм хөрмәт белән хезмәттәшегез Зөлфия Хөсәенова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X