Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәридә Әгъләҗеваны 55 яшьлек юбилее белән Мусабай авыл җирлегенең медицина хезмәткәрләре котлый!

03 ноября 2018, 10:00

710

0

0

Мусабай Завод авылында гомер итүче, авыл җирлеген җитәкләүче Фәридә Әхмәт кызы Әгъләҗеваны 55 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз, иң матур теләкләребезне җиткерәбез.
Хөрмәтле Фәридә ханым! Сез авылның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе. Җирлекнең кайсы тармагын гына алсаң да, анда хезмәт куючылар сезне таләпчәнлегегез, гаделлегегез өчен ихтирам итәләр. Безнең медицина тармагына да Сез һәрвакыт хәерхаһлы. Аңлашып эшли белүегез, гадилегегез, ярдәмчеллегез өчен рәхмәт Сезгә. 
Фәридә Әхмәтовна! 55 яшьтә дә яшь кызларга бирмәслек сөйкемлелек, яшәү дәрте, күңел күтәренкелеге бар Сездә. Сезнең барлыгыгыз тирә-юньгә бетмәс-төкәнмәс ямь, шатлык-куаныч өсти: киләчәктә дә нигезегез ямьле, ризыклы, тыныч булсын. Гаиләгезнең, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озак еллар исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын. Киләсе көннәрегезнең һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын. Сәламәт булыгыз, озын, бәхетле гомер юлы үтегез.

Күңелегез – гел игелектә,
Сокланып һич туймыйбыз.
Юбилей-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән котлыйбыз!

Олы хөрмәт белән Мусабай авыл җирлегенең медицина хезмәткәрләре Хәмдия Ягъфәрова, Глүзә Мифтеева, Юлия Фәтхуллина, Энзилә Ризванова. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев