Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәридә Әдиятованы 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

30 сентября 2020, 10:10

658

0

0

Калмия авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә шунда яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Фәридә Рафыйкъ кызы Әдиятованың 65 яшьлек юбилее! Аны әлеге күркәм бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләрне юллыйбыз.

Әни! Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Син булмасаң без оясыз кош, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Озак яшә, әни, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Үзең, нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдең, гадел булырга өйрәттең. Мең рәхмәт яусын сиңа!
Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә.

Котлы булсын, Әни, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алдагы көннәрең.

Иң изге теләкләр белән кызың Айгөл, киявең Ирек, оныкларың Алинә, Зәлинә. Безнең теләкләргә кода-кодагыең да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X