Якты юл
  • Рус Тат
  • Фоат Мәхмүтовны 75 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

    --, 10 октябрь 2018 - 09:35
    156
    0
    0

    Чебенле авылында туып-үскән, хәзер Боерган авылында яшәүче газиз кешебез – әтиебез Фоат Мәхмүт улы Мәхмүтовка бүген 75 яшь тула. Без балалары һәм оныклары, әниебез Гөлфия аны ихлас күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, рух ныклыгы, әле тагын бик күп еллар гаиләбезнең терәге булып исән-сау яшәвен телибез.
    Әтиебез 52 ел шофер булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтеннән тиз генә аерылмады. Авылда эшләп, чыныгып үскән егет Себердә армия сафларында хезмәт иткәндә дә машина руле артында булган. Яхшы хезмәте өчен ул армиядән күкрәгенә медаль, төрле күкрәк билгеләре тагып кайткан. Колхозда эшләгәндә дә тырыш, карусыз иде, алны-ялны белмәде. Шуңа күрә тормышыбыз мул, ризыклы булды. Километрларга салсаң, аның руль артында узган юлы меңләгән чакрымнарга сузылыр иде. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары – әтиебезнең озын хезмәт юлының якты маяклары. Гомер бәйрәме котлы, мөбарәк булсын, сәламәтлек, күңел көрлеге, әниебез белән тигез гомер итүен телибез.
    Тиздән гаиләбездә тагын бер матур бәйрәм – әти-әниебезнең гаилә корып яши башлауларына 45 ел тула. Безне, биш баланы, табып, багып үстергәннәре, хезмәткә өйрәткәннәре өчен без газизләребезгә чиксез рәхмәтле. Әти-әниебезгә ныклы сәламәтлек телибез, туган йортыбыз җылысы сүрелмәсен, тәрәзәсендә утлар гел балкып торсын. Күркәм юбилейлар котлы, онытылмаслык матур булсын.

    Бәхет чишмәсенең һәр тамчысы
    Шифа икән шыткан гөлләргә.
    Үтсен сезнең гомер мизгелләре
    Бәхет белән тулы көннәрдә.

    Сезне яратып, иң изге теләкләр белән кызларыгыз-кияүләрегез, улларыгыз-киленнәрегез, оныкларыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: