Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәнүр Әхтәмовны 60 яшьлек юбилее белән Күзкәй урта мәктәбе коллективы котлый!

10 января 2020, 10:00

438

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Күзкәй урта мәктәбе коллективы мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Фәнүр Әхкыям улы Әхтәмовны шушы көннәрдә билгеләп үткән 60 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Фәнүр Әхкыямович! Тормышыгыз бөтен, мул. Шушы рәхәтне булдырган алтын кулларыгыз сызлауны, тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен. Саулыкка төренеп яшәргә, тигез канат белән очарга, тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта яшәргә язсын.
Сез бик тә кирәкле хезмәт башкарасыз. Үз эшегезне һәрвакыт җиренә җиткерәсез, хезмәт сөючән, тырыш, ышанычлы кеше Сез. Бүген хезмәт үренә менгән иң шатлыклы, иң куанычлы көнегез. Шөкер, тормышыгыз да бөтен, мул, бәрәкәтле. Яшь бара, маңгай сырлары арта дип, берүк күңелегез кителмәсен. Һәрвакыт күтәренке күңелле булып калыгыз. 
Киләчәктә дә без хезмәттәшләрегезнең, гаиләгезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Һәр туар таң исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек, зур уңышлар, искәрмәс бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен Сезгә.

Гомерегез булсын бәхетле,
Бәхетегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен игелекне
Бирсен Ходай Сезгә бу көнне.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X