Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәния белән Фалих Шәриповларны балалары котлый!

30 декабря 2020, 13:10

511

0

0

Фәния белән Фалих Шәриповларны балалары котлый!

Таулы Дөреш авылында яшәүче Фәния Бари кызы белән Фалих Фәләх улы Шәриповлар 60 ел бергә гомер итәләр. Кадерлеләребезне шушы күркәм бәйрәмнәре ихлас күңелдән котлыйбыз!

Алар бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлыйлар. Әтиебез – Казаклар авылы егете Фалих белән әниебез – Таулы Дөреш кызы Фәния техника-механика мәктәбен тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгында эшләгәндә танышалар. Әниебез язын-көзен тракторда эшли, урып-җыю чорында комбайнга утыра. Үткен-чая, уңган-булган кыз белән сабыр, күркәм холыклы егет, шулай итеп, матур гаилә коралар. Яр Чаллы шәһәрендә яши башлыйлар, заводта эшлиләр. Әниебез утыз яшендә Иваново өлкәсендәге бухгалтерлар әзерли торган техникумга укырга керә. Бераздан әтиебезне дә белем алырга күндерә. Әниебез дә, әтиебез дә тормышта да, эшләрендә дә һәрвакыт гадел, таләпчән, туры сүзле булдылар, шуның белән кешеләр арасында хөрмәт казандылар. 
Әтиебез дә, әниебез дә догалы нигездә үскән кешеләр. Әбиләребез аларның күңеленә иман, Ислам төшенчәләрен салып калдырган. Әти-әниебез Таулы Дөрешкә күчеп кайткач авылны мәчетле итү хәстәренә керешәләр. 2006 елда мәчетнең нигезе әзер була. 
Кадерлеләребез! Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәгез дә, күңел матурлыгыгызны саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсез сез. Без улларыгызны да җил-яңгыр тидерми үстереп, яхшы тәрбия һәм төпле белем биреп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Үзегез кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, тормыш кадерен белергә өйрәттегез. Бүген дә сез безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи затларыбыз, әле дә безнең ныклы терәкләребез. Сезнең исән-сау булуыгызга, безне елмаеп каршы алуыгызга, тәм-томнар пешереп, мул өстәлләр белән көтеп торуыгызга сөенәбез. 
Газиз әниебез, әтиебез! Бәйрәмегез котлы, көннәрегез кояшлы, бәхетегез мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып, җан тынычлыгы белән тагын озак еллар яшәгез әле. Картлыгыгыз тынычлыкта һәм муллыкта үтсен. Кәефегез күтәренке, сәламәтлегегез какшамас, гомерегез озын булсын. Ходай Тәгалә биргән һәр көнгә куанып гомер кичерегез.

Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Сезне яратып, балаларыгыз һәм оныкларыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев