Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәнис Шәмсиевны 50 яшьлек юбилее белән Рәсим Шәйхаттаров котлый!

19 марта 2021, 11:40

635

0

0

«Ярыш» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, хезмәт коллективы хуҗалыкның алдынгы механизаторы Фәнис Раил улы Шәмсиевны 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Фәнис Раилевич! Гомер бәйрәмегез уңаеннан җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Без сезне булдыклы, эшкә батыр, тынгысыз җан буларак беләбез. Хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкарасыз, алдынгылыкны бирмисез. Эш күрсәткечләрегез белән хуҗалыгыбыз гына түгел, район данын күтәрәсез. Карусыз хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез Сезгә!
Гаиләгездә дә уңган йорт хуҗасы, балаларыгызга кадерле әти, иптәшегезгә ышанычлы тормыш юлдашы Сез. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калыгыз. Һәр туар көнгә куанып, якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Сау-сәламәт булып, озын гомер кичерегез. 

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев