Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флүзә Габидуллинаны юбилее белән әти-әнисе котлый!

11 мая 2020, 08:45

480

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле кызыбыз Флүзә Мосавир кызы Габидуллинаны 50 яшьлек матур юбилее белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз.

Кадерлебез! Күркәм бәйрәмең көнеңдә бездән иң матур теләкләрне кабул итеп ал. Син күңелләребез яктылыгы, тормышыбыз яме. Күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үтәсең. Олы йөрәкле, юмарт һәм киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син. Ходай биргән һәр көнгә куанып, тормыштан тәм табып яши беләсең, авыл халкына 32 ел медицина хезмәте күрсәтәсең. Үзең дә сау-сәламәт булып, безнең сөенечебез, киңәшчебез булып, Флүр кияү белән тигезлектә гомер итегез. Балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерегез. 

Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Сине яратып, әтиең Мосавир, әниең Фәүзия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев