Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флүзә Габидуллинаны гомер бәйрәме белән туганнары котлый!

11 мая 2020, 11:00

564

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле апабыз Флүзә Мосавир кызы Габидуллинаны гомер бәйрәме – 50 яшь тулган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 

Кадерлебез! Олы бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итеп, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. 
Сеңлем дип өзелеп торучы апа, миһербанлы, олы җанлы туган, һәр яклап яшәү өлгесе, тормыш үрнәге син безгә. Мәңге шундый яшь күңелле, эчкерсез, мөлаем, юмарт, мәрхәмәтле, сөйкемле булып кал. 

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Сине яратып, иң изге теләкләр белән сеңлең Фирүзә-Нәркиз, Илзирә-Динар, Адина, Зилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев