Флюра Зарипованы 60 яшьлеге белән «Гигант» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт коллективы котлый!
«Гигант» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятендә бухгалтер булып эшләүче Флюра Равис кызы Зарипова иртәгә, 25 августта, үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Хуҗалыкның хезмәт коллективы аны шушы матур бәйрәме белән ихластан котлый.
Хөрмәтле Флюра Рависовна! Гомер бәйрәмегез уңаеннан, җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Сез булдыклы, эшкә батыр, тынгысыз җан. Аллаһы Тәгалә сезгә акыл зирәклеге, көчле рух һәм күңел көрлеге дә биргән. Эшегезне яратып, ихлас күңелегезне биреп башкарасыз. Шул холык-сыйфатларыгыз гомерегез буе озата барсын үзегезне. Якыннарыгызның куанычларын, игелекләрен күреп гомер итәргә язсын. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калсагыз иде. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, бәхет телибез. Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыштан ямь табып, гел елмаеп яшәргә язсын, барлык хыялларыгыз, уй-теләкләрегез тормышка ашсын.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Тормышыгызны шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – олы бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп узмасын.
Нет комментариев