Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флүрә Салахованы 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

26 апреля 2019, 11:38

736

0

0

Күктәк-Мирсәет авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Флүрә Ахун кызы Салахованың 80 яшьлек юбилее. Кадерлебезне гомер бәйрәме белән чын йөрәгебездән тәбриклибез. 
Газизебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Син безнең өчен таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, киңәшчебез дә, җылы кояшыбыз да. Әтиебез белән безне – биш балагызны кадерләп үстереп, тормыш юлына аяк басарга булышканың, безгә бар уңай сыйфатларыңны биргәнең, хезмәт сөяргә, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әни! Кайчан кайтсак, ишегең ачык, йөзең нурлы, өстәлең мул. Әниебез, сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Киләчәктә әти белән бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тынычлыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Без сине бик яратабыз! 

Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.

Сине яратып тормыш иптәшең Хәмит, биш балаң, ун оныгың, кияү-киленнәрең, кода-кодагыйлар, барлык туганнар исеменнән кызың Ләйсән, киявең Илмир, оныкларың Илвир, Зилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X