Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флера Ханованы 60 яшьлек юбилее белән Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

09 октября 2020, 09:20

447

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар математика фәнен укыткан Флера Гайнетдин кызы Ханованы 60 яшьлек юбилее белән котлый. 

Хөрмәтле Флера Гайнетдиновна! Сез җир йөзендә иң мәрхәмәтле һөнәрне сайлагансыз. Олы хезмәт мәктәбе, ныклы чыныгу, тормыш упкыннары аша узган сабыр, итагатьле, үз максатыгызга кыю атлаучы ханым Сез. Күп еллар мәктәбебездә эшләп, үзегезне кешелекле, тәвәккәл, үҗәт, һәрбер эшкә җиң сызганып алынучы, акыллы хатын-кыз итеп күрсәттегез. 
Киләчәктә дә якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын. Сезгә исәнлек-саулык, рух ныклыгы, бәхет, хезмәт уңышлары телибез. 

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр, 
Шатлыкларга илткән юл гына.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X