Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Флера Гомәрованы 65 яшьлек юбилее белән Яңа поселогы мәктәбе хезмәт коллетивы котлый!

02 октября 2020, 10:00

549

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа поселогы мәктәбе хезмәт коллетивы ашханә мөлире булып эшләүче Флера Таһир кызы Гомәрованы 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Флера Таһировна! Сез үз һөнәрегезнең чын остасы. Йөрәк җылыгызны кушып әзерләгән тәмледән-тәмле ризыкларыгыз белән инде ничә буын мәктәп укучыларын сыйлыйсыз. Педагоглар коллективы да сезнең оста кулларыгыз, ягымлы мөгамәләгез өчен рәхмәт укып туя алмый. Сезнең кебек тәмле итеп пешергән кешене без белмибез дә. 
Гаиләгез дә сокланырлык. Ирегез белән ике ул үстердегез, бүген оныкларыгызга карап сөенәсез. Киләчәктә дә искәрмәс куанычлар, рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп булсын. Саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә матур гомер кичерегез. 

Йөзек кашы төсле гүзәл зат Сез,
Һәр көнегез үтә хезмәттә. 
Ирешкәннәр өчен мең сөенеп,
Яшәгез Сез һәрчак хөрмәттә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев