Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фирдәвес Хәбибуллинны 60 яшьлек юбилее белән «Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы котлый!

17 февраля 2021, 11:10

475

0

0

«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы хуҗалыкта машина йөртүче булып эшләүче Фирдәвес Хәбибулла улы Хәбибуллинны 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлый. 

Хөрмәтле Фирдәвес Хәбибуллинович! Предприятие-бездә эшләү дәверендә Сез хезмәттәшләрегез арасында олы ихтирам яуладыгыз. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, осталыгыгыз бәхәссез. Тырыш, максатчан, тормыш сөючән кеше Сез. Хезмәтегезне һәрчак зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарасыз. Алга таба да юлларда исән-имин йөрергә язсын үзегезгә. Гаиләгездә дә Сез ышанычлы тормыш юлдашы, балаларыгызга кадерле әти. 
Кешеләргә кирәк булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, бәхет телибез. Тормыш иптәшегез янәшәсендә якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын. 

Гомернең алтын көзләре
Җитсә җитсен, үкенмәгез.
Кояш көн дә нурын чәчә,
Гел балкыгыз, сүрелмәгез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев