Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фатыйма Сафинаны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

29 сентября 2020, 08:00

526

0

0

Зәй районы Шыкмай авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Тукай районы Куады авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әнкәебез, әбиебез Фатыйма Нәҗметдин кызы Сафинага 29 сентябрьдә 80 яшь тула.

Йөрәк түребездән чыккан иң кайнар хисләребезне кушып, әнкәебезне олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Шушы озын гомер юлыңда алны-ялны күрмичә, эшнең берсеннән дә куркып тормыйча, тәвәккәл булып гомер иткәнсең. Безне, биш баланы, әткәебез белән тәрбияләп олы тормыш юлына бастырдыгыз. Безгә һәрчак үрнәк, тормышыбызда олы таяныч, туган нигезебезнең җан сакчысы бит син!
Алдагы гомерең саулык-сәламәтлектә үтсен, балалар, оныклар, оныкчыклар игелеге тоеп, барыбызның уңышларына сөенеп, шатлыкларыбызны уртаклашып, һәр мизгелнең кадерен белеп, бәрәкәтле мул тормышта яшәргә язсын сиңа, әнкәй! Гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булсын, бала хәсрәте күрергә язмасын. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән, тормышка сөенеп, без балаларыңа яшәеш чыганагы булып гомер кичерергә язсын. 

Гомер биргән биш балаңны уйлап,
Биш шатланып һәм биш көенеп,
Борчуларга безнең хафаланып,
Куанычлар өчен сөенеп,
Дога кылып, сабырлыклар сорап,
Безнең өчен янып яшисең.
Бүген синең туган көнең, әнкәй,
Җыелыштык синең яныңа.
Рәхмәт әйтеп барысы-барысы өчен,
Баш иябез синең алдыңда.

Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев