Якты юл
  • Рус Тат
  • Фатыйма Хәсәнованы 55 яшьлек юбилее белән «Сәйлән» балалар бакчасы коллективы котлый!

    --, 13 сентябрь 2019 - 11:30
    158
    0
    2

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Яңа Бүләк авылы «Сәйлән» балалар бакчасы коллективы кече тәрбияче Фатыйма Хәмидулла кызы Хәсәнованы 55 яшьлек юбилее белән котлый.
    Хөрмәтле Фатыйма Хәмидулловна! Озак еллар балачак илендә калып, гөнаһсыз сабыйлар күңелен яулый алуыгыз белән бәхетле Сез. Зирәклегегез, оештыру сәләтегез бәрабәренә нәниләр дөньясында гел бәйрәм. Алдагы елларда да шушы изге юлдан тайпылмыйча, матур итеп эшләргә насыйп булсын. Киләчәк буынны тәрбияләүгә биргән тырышлыгыгыз, булган белемегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә хезмәт итүегез өчен мең рәхмәт.
    Сез тәрбияләгән сабыйлар алдында гына түгел, хезмәттәшләрегез, әти-әниләр, авылдашлар алдында да абруегыз зур. Гаиләгездә тәрбияле балалар үстерүегез, уңган хуҗабикә, ирегезгә ышанычлы терәк булуыгыз Сезнең һәрьяклап уңган-булган икәнегезне раслый.
    Сабый баладай самими күңелегез шатлыктан башканы белмәсен, игелекле эшегездә бернинди каршылыкларга юлыкмагыз. Саулык, бәрәкәтле гомер, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары юлдаш булсын үзегезгә. Бәхетле гомер кичерегез.

    Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
    Исәнлекләр Сезгә телибез.
    Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
    Алып килсен туган көнегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: