Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фаат Һадиевны 80 яшьлек юбилее гаиләсе котлый!

22 марта 2019, 11:00

784

0

1

Фаат Һадиевны 80 яшьлек юбилее гаиләсе котлый!

Игенче авылында туып-үскән, хәзер дә шунда гомер итүче кадерле әтиебез Фаат Һади улы Һадиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бердәнберебез! Сине шушы олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Шөкер, сигез дистәне ваклаганда да күңелең яшь әле синең. Тормыш юлың сокланырлык матур. Авылыбызда син иң беренче комбайнчы, күп еллар иген кырларын иңләдең, исемең һәрчак мактаулы булды. Гомерең буе кулыңда эш кораллары биеп торды. Авылдашлар, дус-ишләр, туганнар карусызлыгың, уңганлыгың, тырышлыгың өчен хөрмәт итте, үз итте сине. Үз кулларың белән салган нигезең ныклы, бәрәкәтле. Әниебез Вәсилә белән 56 ел бергә гомер кичердегез, биш бала тәрбияләп үстердегез. Кызганычка каршы, әниебез бакыйлыкка иртәрәк күчте. Нигезебезне саклап, бер ялгызың яшәвең бер яклап үзәкләрне өзсә дә, бу сыйфатлар синең ахыргача чын ир-ат булып калуың турында сөйли. Кайчан кайтсак та йорт-җиребез нурлы, тәрәзәләрдә ут балкый. Елмаеп каршы аласың, кул болгап озатып каласың. Барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез сиңа, әти! 
Сиңа киләчәктә дә егетләр җитезлеге, яшүсмерләр үҗәтлеге, ир-атлар сабырлыгы телибез. Озак яшә, әти, сәламәт бул, синең яшәвең безгә һава кебек, җир-су кебек кирәк.

Озак яшә, әти, озак яшә,
Нурлы йөзең әле сулмаган.
Үскән нигезебез таралмаган,
Гомеркәең зая узмаган. 

Иң изге, якты теләкләр белән кызың Гөлшат, киявең Рөстәм, оныкларың Рүзилә һәм Данис. Бу теләкләргә улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың да кушылалар. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев