Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Энҗе Гыймазетдинованы 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

05 декабря 2018, 10:35

957

0

0

Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез, уңган килен, эчкерсез һәм саф күңелле килендәш, Актаныш районының Киров авылында туып-үскән, инде 26 ел районның Таулык авылында гомер итүче Энҗе Сәлимҗан кызы Гыймазетдинованың 50 яшьлек юбилее. Без балалары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары исеменнән аны чын йөрәктән туган көне белән тәбрик итәбез.
Энҗе бар яктан уңган-булган кеше. Тормыш иптәше Назыйм белән матур һәм тату гомер кичерәләр. Балалары да үзләре кебек тәүфыйклылар, әти-әни йортын, төп нигездә яшәүче яраткан әбиләре Нәкыяне хөрмәтләп, авылдашларын якын итеп, дөньяның тәмен-ямен тоеп яшиләр. Авылда йорт яңартып, мал-туар, кош-корт асрап гомер кичерәләр.
Энҗе тумыштан укытучы булырга хыялланып, бүген дә шушы хезмәткә тугры калган олы йөрәкле педагог, балаларның «икенче әниләре». Теләнче Тамак мәктәбендә озак еллар эшләүче чын укытучы, тәрбияче. Тормыш иптәше юкка гына аңа багышлап җырлар иҗат итмидер. 
Энҗе! Юбилеең котлы булсын! Сиңа ныклы сәламәтлек, эшеңдә зур уңышлар телибез. Балалар игелеген күреп, тормыш иптәшең Назыйм белән татулыкта, муллыкта тигез гомер, бәхетле тыныч тормыш кичерегез. 

Бәхетлеме син дип сорамагыз,
Бәхетле мин, аллага шөкер.
Яннарымда – газиз балаларым,
Якын ярым – ирем, туганнарым.
Күңел күгем аяз, җаным тыныч,
Киләчәккә якты өметләр.
Саулык булса, бар да була, диләр,
Була барысы эшләп табалсаң.
Ходай сезне аермасын берүк
Сөйгән хезмәт, гаилә, 
саулык-сәгадәттән.

Иң изге теләкләр белән Таулык авылыннан Нәкыя кайнанаң, тормыш иптәшең Назыйм, балаларың Айгиз, Рузилә, Сарманнан каенсеңлең Гүзәл гаиләсе һәм Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр һәм Нәзир Гыймазетдиновлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев