Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Энҗе Әфган кызын 60 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән тәбриклибез!

12 июля 2021, 15:06

682

0

0

Котлыйбыз!
Кадерле укытучыбыз, коллегабыз, әниебез һәм әбиебез Шәрәфиева Энҗе Әфган кызын 
60 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән тәбриклибез.
Ул гомере буе Түбән Суыксу авылы мәктәбендә рус телен укытты, балаларга төпле белем бирде. 
Укыткан балалары хәзер күп җаваплы хезмәтләрдә эшлиләр, аңа рәхмәтләре зурдан. Хезмәтендә дә аны хөрмәт итәләр, яраталар.
Энҗе Шәрәфиева- кайгыртучан әни дә. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп зур тормышка чыгардылар, хәзер оныкларны үстерүдә ярдим итәләр. Авылда аларның үрнәк гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр.
Без- кадерле кешебезне гомеренең олуг бәйрәме белән котлап иң изге теләкләребезне җиткерәбез: корычтай озын гомер, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, күп шатлыклар, балалары, якыннары белән куанычлы гомер кичерүен телибез. 
Һәрбер көннән шатлык табып яшә,
Киләчәккә бар син нык басып
Алларыңда торсын бер Аллаһым,
Бәхет капкаларын киң ачып.
Түбән Суыксу мәктәбе урта мәктәбе коллективы, профоюз комитеты,
якыннары, 1994 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев