Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Эльмира Исрафилованы 80 яшьлек юбилее белән кызлары котлый!

26 марта 2021, 11:10

579

0

0

Эльмира Исрафилованы 80 яшьлек юбилее белән кызлары котлый!

Кадерле әниебез Эльмира Нәҗип кызы Исрафилованы күркәм бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, иң матур теләкләребезне юллыйбыз! 

Әни, синең яшәү рәвешең, гаиләдә, кеше арасында тоткан урының – барыбыз өчен дә матур үрнәк. Гомерең буе син безгә таяныч, өмет, ышаныч булдың. Әтиебез белән балаларыңны – өч кызыңны пар канат астында, җылы ояда тәрбияләп үстердең. Гомереңнең 40 елын балалар укытуга багышладың, Күзкәй авылы мәктәбе коллективының йөзек кашы булдың. Гаҗәеп тыйнаклык, кешелеклелек, шәхесне ихтирам итү, үз эшенең остаcы булу – сиңа хас иң асыл сыйфатлар.
Без – кызларың, кияүләрең, онык һәм оныкчыкларың сине олы юбилеең белән котлап, чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Җылы аягың белән җирне тоеп, ышанычлы киңәшчебез, өебезнең яме булып, сәламәтлеккә тиенеп яшәсәң иде, газизебез безнең! Тормышың шатлыклардан гына торсын, җаның тыныч, сәламәтлегең ныклы булсын.

80 яшең тулганына
Аптырый торгансыңдыр.
Кайчан үтте яшьлегем дип,
Уфтана торгансыңдыр.
 Яшьлек чорың туры килде
Сугыштан соң елларга.
Бик тә авыр булгандыр шул
Әтисез калганнарга.
Күпме изгелекләр кылдың
Авыл, тирә-күршегә.
Кылган изгелегең кайтсын
Меңе белән үзеңә.

Сине яратып, Казаннан кызларың Земфира, Венера, Лениза.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев