Якты юл
  • Рус Тат
  • Елена Васильевна Дунаеваны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

    --, 2 июнь 2018 - 10:00
    427
    0
    0

    Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, 30 елдан артык Тукай районы РайПОсында эшләүче Елена Васильевна Дунаеваның 2 июньдә зур юбилее – аңа 50 яшь тула. Сезне шушы матур бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз, бары иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз.
    Хөрмәтле Елена Васильевна! Сез намуслы хезмәт белән матур тормыш юлы үтәсез. Киң күңелле, тынгысыз, туры сүзле, таләпчән булуыгыз, эшегезгә җаваплы каравыгыз, төгәл булуыгыз белән коллективыбызда дан казандыгыз. Бүген дә сез тормыш белән бергә атлыйсыз. 
    Гаиләгездә сез ирегез Юрийга тугрылыклы тормыш юлдашы, балаларыгызга үрнәк әни, оныгыгызга яраткан әби. Тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тормыш иптәшегез белән бергәләп, хәерле, тыныч тормышта гомер итегез. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калуыгызны телибез. Кешеләргә кирәкле булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын.

    Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
    Тыныч булсын һәрчак җаныгыз, 
    Кочак-кочак бетмәс куанычлар
    Алып килсен туар таңнарыгыз.

    Сезне хөрмәт итеп хезмәттәшләрегез Гөлнур Әхмәтшина, Людмила Бухарова, Венера Таҗетдинова, Алсу Шәймәрданова. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: