Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Елена Вахитованы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

11 октября 2019, 11:50

716

0

0

Елена Вахитованы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Иске Абдул авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Елена Петровна Вахитованың бүген олы бәйрәме – 60 яшь тулган көне. Без аны әлеге матур юбилее белән чын йөрәктән тәбриклибез, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 
Кадерлебез! Яшебез арткан саен синең кирәклегеңне ныграк тоябыз, сиңа тагын да ныграк сыенабыз. Күңелләрдә бер генә уй, бер генә теләк – ул да булса, синең исәнлегең, саулыгың. Гомерең буе гаиләм, балаларым дип яшисең, бар булган күңел җылыңны безгә бирәсең, алтын киңәшләреңне бирәсең. Җан җылыңны кушып пешергән ризыкларыңның тәме, бәрәкәте оҗмах нигъмәтләренә тиң. Хезмәтеңдә дә олы абруй казандың. Гомерең буе балаларга ныклы белем һәм тәрбия биреп, аларны олы тормышка әзерләдең. Укучыларыгыз, авыл халкы, әти-әниләр алдында абруең зур. 
Киләчәктә дә бүгенгедәй ягымлы, мөлаем, тормыш сөючән булып кал. Өстәлләребез мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын. Сау-сәламәт булып, әтиебез белән кулга-кул тотынып, тигезлектә яшәргә, безнең уңышларга куанып, озын гомер кичерергә язсын сиңа. 

Елап түгел, көлеп тугансыңдыр
Йөзләреңдә кояш елмая.
Синдәйләр үзгә бер ямь өсти
Балкып торган нурлы дөньяга.

Сине яратып, тормыш иптәшең Альберт, улларың Рубин, Рузан, кызың Регина, киленнәрең Алсу, Ильфира, киявең Кемран, биш оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X