Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Долорес Сәйфиеваны 70 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы котлый!

23 июня 2019, 10:05

598

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы лаеклы ялдагы укытучыбыз Долорес Мөхәммәтша кызы Сәйфиеваны 70 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Долорес Мөхәммәтшовна! Сез гомерегезне балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган кеше. Озак еллар өлкән пионервожатый булып эшләдегез, татар теле һәм әдәбиятын укыттыгыз, директор урынбасары булып хезмәт куйдыгыз. Нинди генә вазифага алынсагыз да, эшегезне бар күңелегезне биреп башкардыгыз. Шуның белән хезмәттәшләрегезнең һәм укучыларыгызның ихтирамын яуладыгыз. Мәктәбебез өчен куйган хезмәтегезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче булганга Сезне хезмәттәшләрегез белән беррәттән, авылдашларыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз да хөрмәт итә.
Алдагы гомер юлларыгызда да сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән, балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәргә язсын. Туар таңнарыгыз – тыныч, гомерегез бәхетле булсын!

Хәвеф-хәтәр Сезне читләп узсын,
Бәлаларга берүк тарымагыз.
Якыннарның күңел назларыннан
Җылы алсын Сезнең җаныгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X