Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Долорес Сәйфиеваны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

23 июня 2019, 09:03

655

0

1

23 июнь – безнең өчен зур бәйрәм. Теләнче Тамак авылында яшәп, гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез, әбиебез Долорес Мөхәммәтша кызы Сәйфиевага 70 яшь тула. 
Кадерлебез! Без сине туган көнең – олы юбилеең белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез. Син безнең иң якты кояшыбыз, синнән нурлар алып яшибез. Без сине бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Без ике кызыңны сөеп-назлап үстерүең, яхшы тәрбия бирүең, төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен зур рәхмәт әйтәбез. 
Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез. Алга таба да шатлыкта, иминлектә, без балаларыңның игелеген күреп, уңышларына куанып, һаман шулай безгә терәк булып, туганнарыңның, якыннарыңның җан җылысын тоеп озак яшәргә язсын. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә насыйп итсен. Тормышыбыз матур, өстәлләребез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.

Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез. 
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле, якын кешебез. 
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.

Сине яратып, Рәйсә апаң, кызларың Фирая-Әнәс, Фәридә-Рим, оныкларың Лениза-Ринат, Алия-Динар, Алсу-Ярослав, Динара-Виталий, Рафаэль, оныкчыкларың Әмир, Камил, Милена, Данил. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев