Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дилшат Фазуллинны 60 яшьлек юбилее белән Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы котлый!

16 августа 2019, 13:40

596

0

1

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы Дилшат Зиннәт улы Фазуллинны 60 яшьлек матур юбилее белән котлый, иң изге теләкләрне юллый. 
Хөрмәтле Дилшат Зиннәтович! Сез гомерегезне күңелегезгә туры килгән һөнәргә – балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлагансыз. Бүген дә Сез тормыш белән бергә атлап, хезмәт юлыгызны дәвам итәсез. Укучылар өчен таләпчән остаз, коллегаларыгыз өчен киң күңелле, эчкерсез киңәшче.
Озак еллар мәктәбебезне җитәкләдегез. Таләпчән, ярдәмчел, сабыр булуыгыз, һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп башкаруыгыз белән хезмәттәшләрегез арасында зур ихтирам яуладыгыз. Сезнең кул астында эшләгән коллективыгыз һәм белем-тәрбия биргән укучыларыгыз Сезгә олы рәхмәтле. Мәктәптә генә түгел, җәмәгать тормышында актив катнашучы буларак, авылда һәм районда да хөрмәтегез зурдан, гаиләгездә дә ышанычлы тормыш юлдашы, кадерле әти һәм яраткан бабай.
Дилшат Зиннәтович! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегезнең кадерлесе, балаларыгызның таянычы булып, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен. Туачак таңнарыгыз hәрвакыт нурлы, күк йөзегез hәрвакыт аяз булсын.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев