Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Диләрә Гыйльметдинованы 50 яшьлек юбилее белән Боерган төп мәктәбе коллективы котлый!

15 января 2020, 10:10

445

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Боерган төп мәктәбе коллективы башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Галимҗан кызы Гыйльметдинованы 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Диләрә Галимҗановна! Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Сез мәктәбебезгә килгән көннән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куясыз. Үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, авылда да абруегыз зурдан. Сездәйләр турында чын укытучы ул диләр һәм бу хак сүзләр. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, коллегаларыгыз, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте – болар барысы да сезне бизәүче сыйфатлар.
Диләрә Галимҗановна, юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын. Моннан соңгы гомер юлыгызда да парлы гаилә, бәхетле әни, абруйлы укытучы булып, чыклы иртәләргә, алсу офыкларга, гөрләвекле язларга, чәчәкле, сандугачлы җәйләргә куанып, бәхеттә, муллыкта яшәгез. Якыннарыгыз, туганнарыгыз һәм дусларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер итегез. Алга таба да белем-тәрбия бирүдә армый-талмый, бергә-бергә эшләргә язсын.

Һәрчак шулай яшьлек дәрте Сездә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев