Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дилбәр Гыймазетдинованы 55 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

05 февраля 2021, 11:10

539

0

0

Яңа Бүләк авылында гомер кичерүче туганыбыз Гыймазетдинова Дилбәр Булат кызы 3 февральдә үзенең күркәм бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен каршы алды.

Хөрмәтле Дилбәр! Син бик тә үзенчәлекле шәхес – зыялы, белемле, илһамлы. Син гаиләңә, туганнарга, авылдашларыңа яктылык, нур, җылылык, таратучы, дөньябызны матурлап, күңелләребезне сафландыручы. 30 елдан артык гомереңне мәдәнияткә багышлап, талантың, искиткеч ягымлы тавышың, ихласлыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Синдәге бетмәс энергиягә, оештыру сәләтеңә сокланабыз. Мәдәният йортында син оештырган бәйрәм чаралары, туй, юбилей мәҗлесләре, гаиләбездә үтүче бәйрәмнәр күңелләргә җылылык, көч-куәт һәм яктылык бирә, яшәргә дәрт-дәрман өсти. Гаиләңдә дә син кадерле хатын-кыз, бәхетле әни, дүрт оныгыңның яраткан дәү әнисе. Назыйр абый белән үз бәхетегезне үз көчегез белән төзеп, гаилә учагыгызның җылысын балаларыгыз, без туганнарыгыз белән бүлешеп яшисез. Сезнең кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер торучы туганнарыбыз янәшәсендә яшәве безгә дә зур куаныч.
Туган көнеңдә сиңа хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Һәрвакыт бүгенгедәй шат, көләч йөзле, киң күңелле булып кал. Балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтен, куанычын күреп, алга таба да тигез канат белән матур гомер кичерегез.

Изге теләкләр белән Таулык авылында яшәүче кадерле кайнанаң Нәкыя, каенсеңлең Гүзәл, Назыйм-Энҗе һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X