Якты юл
  • Рус Тат
  • Дания Шәйхразыеваны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

    --, 7 июнь 2019 - 11:00
    88
    0
    0

    Сосновый Бор поселогында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Дания Сабир кызы Шәйхразыева бүген, 7 июньдә, 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. 
    Газизебез! Бу дөньяда безнең өчен синнән дә күркәм, керсез күңелле, гадел, сабыр кеше юк. Синең нурлы йөзеңне күрүгә җанга бетмәс җылы иңә, барлык борчу-мәшәкатьләр онытыла. Йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен мең рәхмәт сиңа, әниебез. Киләчәктә дә олы таянычыбыз, якты кояшыбыз, сынмас-сыгылмас, ныклы җан терәгебез булып кал. Яшең арткан саен мәрхәмәтлелегең, сөйкемлелегең арта гына бара. Ап-ак шәлъяулыкларыңны ябынсаң, дөньялар матураеп китә. 
    Киләчәктә дә нигезебезнең аклыгы, күңел кояшыбыз булып яшәсәң иде әле. Аллаһы Тәгалә синең Коръән, дисбе тоткан изге кулларыңа, энҗе чәчләреңнән аклык күчкән мөлаем йөзләреңә гасырларны кичәр көч бирсен. Гомерләрең – озын, тыныч, кайгы-хәсрәтсез булып, балалар, оныклар бәхетенә куанып, сәламәтлектә гомер кичер.

    Сызылып аткан таңнар бары
    Олы шатлык алып килсеннәр.
    Картлык көннәрең тигезлектә,
    Бәхет белән имин үтсеннәр!

    Сине яратып, тормыш иптәшең Фәнил, кызларың Эльмира, Гөлназ, кияүләрең Ирек, Булат, киленең Алсу һәм оныкларың. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: