Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дания Миңнегәрәеваны 55 яшьлек юбилее белән хезмәттәше Флүзә Хәкимова котлый!

13 сентября 2019, 11:00

573

0

0

Калмия авылында яшәүче хезмәттәшем Дания Галимҗан кызы Миңнегәрәева үзенең гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге истәлекле көне белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм.
Хөрмәтле хезмәттәшем! Син озак еллар авылыбыз халкына медицина ярдәме күрсәтәсең. Нәфис иңнәреңә алган җаваплы хезмәтне һич авырыксынмыйча, яратып, җиренә җиткереп башкарасың. Гаиләң дә матур, тату, эш сөючән. Тормыш иптәшең Фәрит белән лачындай улыгызны, кызыгызны үстердегез. Бүген инде оныклар сөеп, куанып яшисез. Ягымлы, мөлаем хуҗабикә, киң күңелле әңгәмәдәш, изге йөрәкле ана, сөйкемле ир хатыны син. 
Киләчәктә дә тигезлектә, һәр туар таңга куанып, бәхеттә-шатлыкта, муллыкта, иминлектә яшәргә язсын. Балаларыгыз үзегезгә гомер буе терәк-таяныч булып, гел игелекләр генә кылып яшәсеннәр. Киләчәк гомер юлыңда бернинди киртәләр очрамасын. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Күркәм юбилеең котлы, мөбарәк булсын!

Шәфкать нурын синең күңелеңә
Аллаһ салган ахры тумыштан.
Гомер буе игелекләр кылып, 
Яшисең тәм табып тормыштан.
Йөзек кашы төсле гүзәл зат син,
Һәрбер көнең үтә хезмәттә.
Ирешкәннәр өчен мең сөенеп,
Яшә син һәрчак хөрмәттә.

Ихтирам белән хезмәттәшең Флүзә Хәкимова. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев