Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дания Харисованы юбилее белән туганнары котлый!

19 февраля 2020, 12:00

464

0

0

Иске Дөреш авылында яшәүче кадерле кешебез Дания Шакир кызы Харисованы чын күңелдән күркәм юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Кадерле Дания апабыз! Син бөтен гомереңне яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышладың, мәктәптә физика-математика фәнен укыттың, районда иң мактаулы педагоглардан саналдың. Кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, ярдәмчел һәм гадел була белүең, зур, җаваплы эшләргә курыкмыйча, тәвәккәллек белән алынуың сине һәрчак югары биеклеккә күтәрә. Үзең укыткан балалардан, аларның әти-әниләреннән рәхмәт сүзләре ишетү нинди зур бәхет бит. Үз балаларыгызга да яхшы тәрбия биреп үстердегез. Кызларыгыз да үзегез кебек тырыш, эш сөючән, матур гаиләләр корып, бәхетле гомер кичерәләр, бу да зур шатлык. Сөеп туймас дүрт оныгыгыз кайтып керсә, бар өй эче нурга, ямьгә төренә. Син аларга сөекле әни һәм сөйкемле әби, Илшат абыебызга ышанычлы, тугры яр, әниебезгә уңган килен, безгә үрнәк җиңги.
Төп нигездә яшәүче газиз әниебезгә, безнең гаиләләргә һәрвакыт ачык йөзле, миһербанлы булганың өчен рәхмәтебез чиксез сиңа. Безне матур итеп каршы аласыз, боегып озатасыз. Алдагы көннәрдә дә сиңа иминлек, күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек, иман байлыгы телибез. Абый белән пар канат булып, балаларың һәм яраткан оныкларыңның уңышларына сөенеп, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын. Киләчәктә дә шулай туганлыкның кадерен белеп, бергә-бергә тату гомер кичерик. 

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең, 
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Сине яратып, сеңелләрең Гөлшат һәм Чулпан гаиләләре, кызларың-кияүләрең Эльмира-Игорь һәм Рушана-Равил гаиләләре. Безнең теләкләргә Илшат абый, әниебез Тәзкирә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев