Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чулпан Әхмәтшинаны 55 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

19 мая 2021, 10:00

2224

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы чит телләр укытучысы Чулпан Әхләт кызы Әхмәтшинаны 55 яшьлек юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Чулпан Әхләтовна! Сез гомерегезне балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган шәхес. Тынгы белми торган, алга омтылып яшәүче, оста оештыру сәләтенә ия, киң эрудицияле, зирәк акыллы кеше. Эшегезне бар күңелегезне биреп башкарасыз. Шуның белән хезмәттәшләрегезнең һәм укучыларыгызның ихтирамын яуладыгыз. Мәктәбебез өчен куйган хезмәтегезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 
Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс шатлык-куанычлар һәм рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән, бәрәкәтле, имин тормышта бәхетле гомер итегез.

Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәрәкәтле, матур тормыш Сезгә,
Якты булсын туар көннәрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X