Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәйрәмегез белән, кадерлеләрем!

19 июня 2019, 08:10

589

0

0

Бөтен тормышын медицина өлкәсенә багышлаган кадерле тормыш иптәшем Таһир Харис улы Шәйхетдиновны һәм шулай ук әтисе юлы белән киткән кызыбыз Венера Таһир кызы Якубованы, киявебез Рамис Әнвәр улы Якубовны, шулай ук әлеге юлны сайлаган, бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университетында белем алучы оныгыбыз Ильяс һәм киленебез Ләйсән Якубовларны медицина хезмәткәрләре көне белән ихластан тәбрик итәм!
Алар минем иң кадерле кешеләрем. Үзләренең гомерләрен игелекле хезмәткә, кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлап бер дә ялгышмадылар. Тормыш иптәшем Таһир һөнәрен теш дәвалау табибы белгечлегеннән башласа да, аңа тагын анестезиолог, реаниматолог һөнәрләрен үзләштерергә туры килде. Минзәлә, Чаллы, Тукай районы дәваханәләрендә эшләгән чорларда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашыгыч операцияләргә чакырулар, икешәр көн өйгә кайтмыйча эшләүләр аның хезмәт юлында аз булмады. Йөзләрчә кешенең гомерен саклап калган, меңнәрчә кешедә кабат яшәү теләге уяткан табиб буларак, ул медицина юлыннан киткән кызыбызга, киявебезгә һәм оныкларыбызга әти дә, бабай да, остаз-укытучы да. Тирән белемле, талантлы, алтын куллы, олы йөрәкле чын һөнәр ияләре булган якын кешеләрем белән бик тә горурланам. Эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен барлык туганнар, сезнең куллардан файда күргән авырулар исеменнән дә зур рәхмәтемне әйтәм. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз алга таба да һәр авыруның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итсен. 
Кадерлеләрем минем, һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, уңышлар, имин һәм бәхетле тормыш телим!

Сезне яратып, хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән Миңненур Шәйхетдинова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев