Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәтке авылында гомер итүче Галимҗан Сәетҗан улы Зарипиповка бүген 75 яшь тула!

14 мая 2022, 09:29

671

0

1

Тукай районы үсешенә үз өлешен керткән, элеккеге “Ворошилов” совхозын, ә 2021 нче елга кадәр район  ветераннар hәм инвалидлар оешмасын җитәкләп, шуннан лаеклы ялга киткән, районның Бәтке авылында гомер итүче Галимҗан Сәетҗан улы Зарипиповка 14 май көнне 75 яшь тула.
Хөрмәтле Галимҗан Сәетҗанович!
Сез hәрвакыт үз туган җирегезгә тугры булдыгыз. Сез олы йөрәкле, саф күңелле, изге кеше. Районның ветераннар hәм инвалидлар оешмасын җитәкләгән вакытта да мохтаҗ кешеләргә булышырга, аларга ярдәм кулын сузырга һәм терәк булырга омтылдыгыз. 
Тырыш хезмәтегезгә күрә – Сез Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең hәм Тукай районының мактаулы гражданины исемнәренә, бик күп дәүләт бүләкләренә, Россия Федерациясе Мактау билгесе орденына лаек булдыгыз. 
Гомер бәйрәмегез – 75 яшьлек юбилеегыз белән Сезне ихлас күңелдән котлап, үзегезгә hәм якыннарыгызга бәрәкәтле, имин тормыш, рух ныклыгы, җан тынычлыгы телибез.. Юбилеегыз котлы hәм мөбәрәк булсын.

 

Тирән хөрмәт белән, Сезне яратып Тукай районы ветераннар hәм инвалидлар оешмасы
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X