Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бордыбаш авылыннан Әшрәфуллиннарны зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбыз!

09 июня 2018, 10:00

1385

0

0

Бордыбаш авылыннан Әшрәфуллиннарны зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбыз!

Бордыбаш авылында яшәүче кадерле кешеләребез – әти-әниебез Нәгыймулла Фәйзулла улы һәм Нәсимә Ильяс кызы Әшрәфуллиннарның бергә тормыш итүләренә 9 июньдә 55 ел тула. Аларны шушы матур бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз.

Кадерлеләребез! Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сез безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Матур һәм җылы ояда без биш бала үстек. Кадерләп үстердегез, олы тормыш юлына аяк басарга, үз юнәлешебезне табарга ярдәм иттегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр укып, озын гомерләр телибез сезгә. Киләчәктә дә бер-берегезнең җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын сезгә!
Бүген дә балалар, оныклар дип җан атып яшисез. Үзебез әти-әни, әби-бабай булсак та, акыллы киңәшләрегез, яратып кына ачуланып алуларыгыз безгә әле бик кирәк. Кайчан кайтсак та, ишегегез ачык, якты йөз, мул өстәлләр белән каршы аласыз. Йортыбыз, ихатабыз көлеп тора, инде сигезенче дистәне ваклап барсагыз да, бакчасын да үстерәсез, кош-кортлар, маллар тотарга да вакыт табасыз. Гомер буе эш белән яшәдегез, хуҗалыкта, авылда хөрмәтле кешеләр булдыгыз. Безне дә эш сөяргә өйрәтеп үстердегез.
Без сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез, барысы өчен зур рәхмәтләребезне әйтәбез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Нәгыймә-Айрат, Наис-Розалия, Илнур-Илүзә, Илдар-Сиринә, Флүрә-Радик, оныкларыгыз Азат-Ләйсән, Рания-Илнар, Марат-Эльмира, Рәзилә-Алмаз, Айдар-Эльза, Айзат, Йолдыз, Зилә, Риназ, Зәлия һәм 6 оныкчыгыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев